Цифрлы технологияләр һәм Интернет гасырында кәгазь хатлар узган гасырга күчкән диярлек. Әмма картлар йортларында яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен нәкъ менә шундый хатлар тышкы дөнья белән элемтә генә түгел, ә кемнендер алар турында кайгыртуын, аларның тормышы белән кызыксынуын тоярга мөмкинлек бирә. Алар өчен кәгазь хат яки открытка-гадәти, ләкин шул ук вакытта бик позитив аралашу ысулы.
- Почта аша килгән волонтер хатларыннан өлкән кешеләребез зур шатлык кичерә. Узган ел интернат-йортта яшәүчеләр 150дән артык хат, открытка алдылар. Быел да һәр өлкән кешегә котлау открыткалары белән почта тапшырылды инде. Елена Дмитриевага 97 яшь, аңа Мәскәүдән Юлия яза. Кыз даими рәвештә «Хат аша әбине» бәйрәмнәр белән котлый, открыткалар җибәреп, хатлар яза. Көннең ничек узуы, тәрәзә артында нинди һава торышы һәм аның тормышындагы яңалыклар турында сөйли. Елена Максимовна хатларны, открыткаларны кадерләп саклый. «Картлык-шатлык» Бөтенроссия хәйрия фондының «Хат аша оныклары» безнең халыкка җылы юлламалар язалар. Таныш булмаган кешедән хат өлкән кешегә аралашу шатлыгын кайтарырга һәм тышкы дөньядан җылылык һәм ярдәм алу мөмкинлеген бирә, - дип сөйләде интернат директоры Тәнзилә Васильева.