Бөек Ватан сугышы ветеранына бару

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

«Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Саттаров Зиннур Гаделҗан улының өенә бардылар. Балалар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм шигырьләр укыдылар.

Зиннур Гаделҗан улы балаларга авыр сугыш чоры турында сөйләде һәм аларга дөньяда бәхетле һәм сәламәт булып үсүләрен теләде. Очрашу ахырында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган бүләк тапшырдылар.

Ветеранга бару- ул патриотизм һәм гражданлык хисе, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга, исән калган ветераннарга һәм өлкән буын кешеләренә рәхмәт хисе тәрбияләү, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International