2020 елның 10 февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В.Т. 7 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «табигатьнең шикаятьле китабы»дигән Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт үткәрде.
Максат: тәрбияләнүчеләрне Кызыл китапның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, Кызыл китап турында күзаллау формалаштыру. Кызыл китапка кертелгән Россия үсемлекләре һәм хайваннары турында белемнәрне гомумиләштерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Матур, бөек һәм күптөрле табигать. Ул кешеләргә табигый байлыкларны юмарт итеп бүләк итә, әмма аның үзе дә ярдәмгә мохтаҗ булуын бөтен кеше дә сизми һәм аңламый. Табигатьнең Кызыл китабы-ул үсемлекләр һәм хайваннарның гына түгел, кешенең дә исән калуына өмет. Балалар Кызыл китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, аның барышында балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, аны булдыру кирәклеге турында сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр нинди хайваннар, үсемлекләр, кош-кортлар саклауга һәм яклауга мохтаҗ икәнлеге турында белделәр. Танып-белү әңгәмәсендә, уеннарда актив катнаштылар, табигать турында табышмаклар чиштеләр. Материалны аңлаешлы итеп күрсәтү өчен әңгәмә барышында «Сирәк хайваннар»дигән презентация һәм видеоролик кулланылды.