“Ветеран белән якшәмбе көне” проектын тормышка ашыру

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

       "Ветеран белән якшәмбе көне» проекты кысаларында Яшел Үзән халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү“Рәхәт” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Лобачева Клавдия Ивановнага бардылар.

       Клавдия Ивановна 1924 елның 2 гыйнварында Яшел Үзән районы Әйшә авылында туа. 1943 елда фронтка алына, көйләүче, аннан соң көйләү посты җитәкчесе булып хезмәт итә. Җиңүне Балтыйк фронты утрауларында кече сержант исемендә каршылый.

      Клавдия Ивановнага күптән түгел 96 яшь тулды, ул актив тормыш рәвеше алып баруын, шәһәр чараларында катнашуын дәвам итә.

        Балалар Клавдия Ивановнаны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар һәм үз куллары белән ясалган чәчәк бәйләмен бүләк иттеләр. Клавдия Ивановна балаларга фронтта хезмәт итүу турында сөйләде, яшь буынга сугыш булмасын өчен бердәм яшәүләрен теләде. Клавдия Ивановна белән әңгәмә патриотик тәрбия бирү кысаларында шәһәр һәм район балаларына видео күрсәтү өчен дә язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International