Танып-белү викторинасы «Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт»

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

     2020 елның 10 февралендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән « Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт»дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрде.  Викторинаның максаты: балаларны Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм аларның символикасы белән таныштыру. Балаларда фикерләүне, хәтер, сүз, күзаллауны  үстерергә. Үз республикасына карата кызыксыну тәрбияләү, Татарстан шәһәрләренең истәлекле урыннары турында белү теләген үстерү.

     Башта балалар белән туган як турында әңгәмә кордык. Соңыннан катнашучылар бердәм рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр . Викторина презентация ярдәмендә үткәрелде. Дәрес барышында балалар Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм аларның символикасы белән таныштылар. Татарстан шәһәрләренең истәлекле урыннары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International