ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

"Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында" яшәүчеләр  Су-Джок терапиясе белән актив кулланалар

13 февраль көнне, Тукай муниципаль районы Советының өченче чакырылыш утырышы барышында “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Мингазова Филига Фарсыевна “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” мактаулы исеме белән буләкләнде.

Яшел Үзән районында сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре катнашында Татарстан Республикасында озак сроклы карау системасын гамәлгә кертү буенча пилот проектларын тормышка ашыру буенча киңәшмә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында узды.

2020 елның 14 февралендә яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм Яңа Шашы мәдәният йортының уртак чарасы булып узды. Белгечләр социаль хезмәтләр алучы балалар өчен «Әфган җиле» исеме астында патриотик сәгать үткәрделәр. Социаль педагог балаларга Әфган сугышы,  Әфганстан юллары аша үткән якташларыбыз турында сөйләде. Чара «Әфганстан -  күңелем ярасы» дигән презентация һәм «9 рота» фильмыннан өзекләр белән үрелеп барды. Мондый батырлык сәгатьләре үсеп килүче буынга патриотлык хисен аңлауда тагын бер адым ясарга, аларның гражданлык традицияләренең варислары булуы турында искәртте.

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльвира Нәфыйкова 7 нче санлы социаль участокта «Без барыбыз да төрле» курсы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 бала өчен “Толерантлык төшенчәсе” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә әфган сугышында һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган чара үткәрелде.

Быел илебез Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. 

“Валентин көне”

 

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәгендә 14 февраль көнендә  тәрбиячеләр Полуэктова Л. В., Савайтан Н.В. “Валентин көне” исемле  күңел ачу чарасы уздырдылар.  Балалар  бәйрәм  гореф- гадәте һәм тарихы  турында таныштылар. Кече төркеменә йөрүче  Самарина Анастасия   “Отваный капитан” җыры белән чыгыш ясады,  Мельников  Артемий тәэсирле итеп шигырь сөйләде. Бәйрәмгә килгән  Очаровашка балалар  һәм аларның әти- әниләре белән уеннар уйнады, биюләр биеде.  Бәйрәм  көне символы итеп валентинкалар тараттылар.

 

14 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Балыклы авылында яшәүче, 2015 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәттән файдаланучы, Миннегөл Әшәрәп кызы Әшәрәпова үзенең  80 яшен каршылады.

Миннегөл Әшәрәп кызын бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Дамира Радик кызы,  өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Нәсирә Әгзәм кызы, Миннегөл Әшәрәп   кызын кайнар котладылар. Миннегөл  Әшәрәп  кызы  кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, үзәк җитәкчелегенә социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Миннегөл Әшәрәп кызын   озын гомер, сәләмәтлек теләп,  котлап истэлекле бүләк тапшырылды.

“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Миннегөл апа. 

     14 февраля 2020 года Минвалиева Аниса Галимулловна  социальный педагог  отделения социальной помощи семье и детям Комплексного центра социального обслуживания населения "Доверие - Ышаныч" в Рыбно - Слободском районе» с учащимися 5Б класса гимназия №1 провела классный час на тему: «Афганистан,-ты боль моя, живая память».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International