“Юбиляр” "КЦСОН "Тылсым"

2020 елның 14 феврале, җомга

14 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Балыклы авылында яшәүче, 2015 нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәттән файдаланучы, Миннегөл Әшәрәп кызы Әшәрәпова үзенең  80 яшен каршылады.

Миннегөл Әшәрәп кызын бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Дамира Радик кызы,  өйгә йөреп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Нәсирә Әгзәм кызы, Миннегөл Әшәрәп   кызын кайнар котладылар. Миннегөл  Әшәрәп  кызы  кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, үзәк җитәкчелегенә социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Миннегөл Әшәрәп кызын   озын гомер, сәләмәтлек теләп,  котлап истэлекле бүләк тапшырылды.

“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Миннегөл апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International