Пилот проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә

2020 елның 14 феврале, җомга

Яшел Үзән районында сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре катнашында Татарстан Республикасында озак сроклы карау системасын гамәлгә кертү буенча пилот проектларын тормышка ашыру буенча киңәшмә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында узды.

Киңәшмә кысаларында 2018 елда пилот проектларын гамәлгә ашыру буенча йомгаклар ясалды һәм 2020 елда югарыда билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Киңәшмәдә Яшел Үзән район хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Е. А. Тверскова, Яшел Үзән муниципаль районындагы "Рәхәт" үзәге директоры О.В. Пыжова, баш табиб урынбасарлары, шәһәр сырхауханәләре мөдирләре, ЗҮБ филиалларының баш табиблары, ФАП фельдшерлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International