“Толерантлык төшенчәсе”. Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2020 елның 14 феврале, җомга

 

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльвира Нәфыйкова 7 нче санлы социаль участокта «Без барыбыз да төрле» курсы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 бала өчен “Толерантлык төшенчәсе” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз фикереңне дәлилләргә һәм якларга сәләтле толерант шәхес формалаштыру, оппонентка карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәресне белгеч сәламләү һәм төркемдәге эш кагыйдәләрен аңлатудан башлады. Балаларга «кул кагыйдәләре, күтәрелгән кул кагыйдәләре, конфиденциальлек һәм пунктуальлек кагыйдәләре, сөйләүчегә бәя бирмәскә һәм алып баручының кагыйдәләрен, төркем тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтеп торырга тиеш” дигән кагыйдәләр аңлатылды. Аннары дәрестә катнашучылар “Нәрсә ул толерантлык?” соравына җавап эзләделәр. Һәр кешенең фикерен тыңлап, белгеч аларны төрле телләрдәге «толерантлык» билгесе белән таныштырды. “Һәр кеше уникаль” уены төркемдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирде. Аннары катнашучыларга аларның кешелек өчен «бүләк» булуларын уйларга тәкъдим ителде. Һәр бала үзенең раславын дәлилләргә тиеш иде.

Дәрес йомгак ясау белән тәмамланды. Балалар һәрбер кешенң дөньяга карашы һәм хыяллары була, шуңа күрә без барыбыз да төрле, дигән нәтиҗә ясадылар. Барысының да Һәрбер кешенең  үзенчәлекләре булуы, һәвәслеге,  тормыш тәҗрибәсе, һ.б. күп кенә факторлар җыелмасы аның кабатланмас шәхес булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International