2020 елның 14 февралендә яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм Яңа Шашы мәдәният йортының уртак чарасы булып узды. Белгечләр социаль хезмәтләр алучы балалар өчен «Әфган җиле» исеме астында патриотик сәгать үткәрделәр. Социаль педагог балаларга Әфган сугышы, Әфганстан юллары аша үткән якташларыбыз турында сөйләде. Чара «Әфганстан - күңелем ярасы» дигән презентация һәм «9 рота» фильмыннан өзекләр белән үрелеп барды. Мондый батырлык сәгатьләре үсеп килүче буынга патриотлык хисен аңлауда тагын бер адым ясарга, аларның гражданлык традицияләренең варислары булуы турында искәртте.