Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә әфган сугышында һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган чара үткәрелде.
15 февраль – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне. Бу безнең илебез өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм.
Балаларга, әфган сугышы һәм үзләренең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп дәүләт фәрманын үтәүчеләрнең батырлыкларын халкыбызның онытмавы, турында фильм күрсәтелде. Аннары балалар белән тематик уеннар оештырылды: “мина кыры” буйлап үттеләр, хәрби техника турында табышмаклар аша белемнәрен арттырдылар.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган илгә мәхәббәт, сугыш батырларына хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора.