Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге""Ветеран белән якшәмбе көне».

2020 елның 14 феврале, җомга

«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән ветераннарга кунакка киләләр, алар белән аралашалар, шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, аларга өй җыештыруда, кар чистартуда адреслы ярдәм күрсәтәләр, шулай ук сугыш турында кызыклы хикәяләр тыңлыйлар.  Мондый очрашу   Түбән Әлки социаль участогында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар Фәхретдинов Хаҗим Мәрдегаләм улы һәм Хәйдәров Мәхмүт Вакыйф улы белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International