"Әфганстан,син минем авырту,мәңгелек хәтерем"

2020 елның 14 феврале, җомга

   2020 елның 14 февралендә Балык Бистәсе районы «Доверие – Ышаныч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Минвәлиева Әнисә Галимулла кызы  Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясенең 5Б сыйныф укучылары белән" Әфганстан, син минем авырту, мәңгелек хәтерем " дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Балалар бик теләп социаль педагогка сыйныф сәгате үткәрүдә ярдәм күрсәттеләр. Алар Әфган сугышы турында шигырьләр сойләделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Сыйныф сәгатендә укучылар 1979 елның декабрендә Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен белделәр. Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башлана һәм 1989 елның 15 февралендә тәмамлана. Әфганстан - ул безнең тынгысыз авырту, бу безнең төзәлмәслек яра. Шулай итеп, әлеге сыйныф сәгате патриотизм һәм үз Ватаны өчен горурлык хисен формалаштыруга, Әфган сугышы турында, аның төп катнашучылары, сугышта катнашкан каһарманнар турында белемнәр алуга ярдәм итте.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International