5 февраль 2020 ел «ТАССР - 100 ел” уңаеннан Пучы авылы китапханәсенә Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән китап күргәзмәсенә бардылар. ТАССР - Республикабыз дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим гасыр. Яшь республика бик катлаулы шартларда туды. Бу хакта китапханәче өлкәннәргә сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символларын искә төшерделәр. Өлкәннәр танып-белү викторинасында катнаштылар, алар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.