Районның чәчәк атуы өчен тырыш хезмәт куйган юбилярларны, озын гомер кичерүчеләрне, тыл һәм хезмәт ветераннарын котлау матур традициягә әверелде. Якын көннәрдә Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучы Мөдәрис ага Нәҗметдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга хакимият башлыгы Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйлметдинова, «Шәфкатъ» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, авыл җирлеге башлыгы Николай Сахуриевлар килгәннәр иде. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Җитәкчеләр һәм якыннары тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр ветеранның яшәү көчен арттырды, тормышның һәр мизгеленә шатланып яшәргә көч өстәде.