2017-2023 елларга Россия Федерация Финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында., КФУ укытучылары пенсия яшендәге хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар өчен Сарман муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»ндә татар телендә финанс грамоталылыгы буенча курслар үткәрделәр.
«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» акция кысаларында – 18 февраль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге вәкилләре, ФАП фельдшеры, социаль педагог, Карашай Саклау мәктәбе укучылары, Сарман үзәк китапханәсе һәм «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе активистлары Карашай Саклау авылында яшәүче, узган ел 100 яшен тутырган Мәйсәпа Шайдуллина янында булдылар.
18нче февраль көнне Карашай Саклау гомум белем бирү мәктәбендә «Сугыш хатын – кыз йөзле түгел» проекты кысаларында зур тәрбияви чара уздырылды. Аның максаты: яшь буынны тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының гыйбрәтле үткәне белән таныштыру; сугыш чорында хезмәт куючыларның батырлыкларына укучыларның игътибарларын җәлеп итү; балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.
2020 нче елның 17 нче февралендә Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова һәм һәм психолог Ләйсән Насыровалар Яр Чаллы шәһәренең “Асылташ” социаль приютында Кузнецовлар гаиләсе белән “Гаилә һәм бала” дигән чара уздырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Яшел Үзән муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча территориаль ведомостьара комиссия утырышы узды.
2020 елның 18 нче февраленда Кукмара муниципаль районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Шайдуллина Ленара Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Мин һөнәрләр дөньясында» яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа кысаларында максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.
Аның төп темасы: “Хезмәт базары: төшенчәсе һәм функцияләре”. Максатчан төркем белән очрашу кысаларында хезмәт базарының төшенчәсе һәм асылы, социаль функциянең керемнәрнең нормаль дәрәҗәсен һәм җәмгыятьнең муллыгын тәэмин итүдән гыйбарәт булуы турында әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар шулай ук «Һөнәр калейдоскобы» дигән видеоролик карадылар, шулай ук чара ахырында йомгак ясалды, буклетлар өләшенде.
Утырышта уздырган чараның максаты: яшь һәм индивидуаль-типологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшьләрне һәм яшь гаиләләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләү, хезмәткә мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрү.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2020 елның 18нче февралендә тернәкләнүчеләр өчен «Республика нәрсәдән башланып китте?» исемле чара уздырылды. Тәрбияче Семина Д.А. слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде, тәрбияләнүчеләр алар турында әңгәмәдә катнаштылар. Әлеге чараның максаты балаларга «Татарстан-Россия өчен икътисади, сәнәгать, инвестицион «двигатель» булып тора» дигән мәгълүматны җиткерү иде. Бу чара балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, шулай ук туган якка карата патриотик кәефне күтәрде.
2020 нче елның 11 нче февралендә Тукай муниципаль районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре муниципаль хезмәткәр белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча Биклән гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында "Яшүсмерләр арасында хокук бозулар" дип исемләнгән чара уздырдылар.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында балигъ булмаган балалар белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты- Ватанга мәхәббәт, герой бабаларыбызга һәм бүгенге Ватан сакчыларына карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Ихтыярый сыйфатлар, максатчанлык, җаваплылык хисе формалаштыру, балаларда каршылыкларны җиңәргә теләк һәм осталык тәрбияләү.