15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу көн – ун елга якын дәвам иткән дәһшәтле сугыш елларында гомерләре өзелгән кешеләрне искә алу һәм кайгы көне. Сарман районында бу датага багышланган тантаналы чаралар узды. Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алу максатыннан,13 февраль көнне район җитәкчесе Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән, Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе сугышчыларның әниләре белән очраштылар. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, сабырлык теләп чәчәк бәйләмнәре, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.
Ватаннан читтә һәм кайнар нокталарда һәлак булган солдатларга куелган һәйкәл янында митингка сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм туганнары, укучылар һәм Ватаннан читтә бурычларын үтәгән якташларына рәхмәт белдерергә килгән гражданнар җыелды. Сарман районы иреклеләре чараны оештыруда бик зур ярдәм күрсәттеләр. Алар һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.