2020 елның 15 февраль көне - совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 31 ел

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

   2020 елның 15 февраль көне - совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 31 ел. Балтач муниципаль районында бу көнгә багышланган чара  митинг, «Ватан сугышчылары», «Геройлар Аллеясы» паркларында венок һәм чәчәкләр салу белән башланып китте. Аннары хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, үлгән әфганчыларның якыннары - мәдәният үзәгенә юнәлделәр. Аларны фуршет һәм тематик концерт программасы көтә иде. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, хәрби комиссариат вәкиле Рафаэль Шакиров сәламләвеннән соң, 2020нче елда  юбилейларын билгеләп үткән әфганчыларны тәбрикләү булып узды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.  

     38 һәлак/вафат булган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның туганнарына азык-төлек пакетлары тапшырылды.

     Чарага Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясе укучылары да чакырулы иде.

      Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә хәрби комиссариат, район кулланучылар җәмгыяте, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм мәдәният бүлеге ярдәм итте.

     Чара җирле бюджет хисабына үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International