«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Аралашу вакытында шәхеснең эмоциональ-ихтыяри сферасын формалаштыру» мини-трнинг

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Аралашу вакытында шәхеснең эмоциональ ихтыяр көчен формалаштыру» дигән темага мини-трнинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда шәхеснең эмоциональ сферасын, эмпатияне үстерү, шомны, оялчанлыкны киметү.

Тренинг башында социаль хезмәт алучылар белән контакт урнаштыру һәм тагын да тирәнрәк танышу максатыннан «Шәхес сыйфаты», «Минем чагыштыру» күнегүләре үткәрелде. Төрле физик һәм йөз хәрәкәтләре кебек чаралар ярдәмендә элемтә урнаштыру күнекмәләрен үстерү, башкаларны аңлауда сизгерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен «Хайван сурәте», «Гомуми билге», «Тоткыннар һәм төрмәчеләр» күнегүләре үткәрелде. Катнашучылар бер-берсе белән мөлаем аралашып, уңай эмоциональ хисләр  белән уртаклаштылар. Фикер алышу вакытында катнашучылар мондый чаралар үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  формалаштыруга йогынты ясый дип, билгеләп үттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларда эмоциональ ихтыяр көче формалашу дәрәҗәсе артты.

Тренингта 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International