Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча муниципаль хезмәткәр белән берлектә "Яшүсмерләр арасында хокук бозулар" дип исемләнгән чара уздырдылар

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 нче елның 11 нче февралендә Тукай муниципаль районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре муниципаль хезмәткәр белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча Биклән гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында "Яшүсмерләр арасында хокук бозулар" дип исемләнгән чара уздырдылар.

Әлеге чаранын максаты - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, яшүсмерләрдә хокукый аң тәрбияләү, «җинаятьчелек», «хокук бозу» төшенчәләре белән таныштыру, хокук бозу төрләре һәм алар өчен җаваплылык турында күзаллау булдыру, әхлакый сыйфатлар һәм кануннарга хөрмәт тәрбияләү, кылган гамәлләре өчен җаваплылык, ил законнарын аңлы кабул итүгә омтылыш тәрбияләү.

Чарада 5-8 сыйныфтан 21 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында 1 социаль  хезмәт алучы бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International