Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ндә «Финанс грамоталылыгы буенча курслар»

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2017-2023 елларга Россия Федерация Финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында., КФУ укытучылары пенсия яшендәге хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар өчен Сарман муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»ндә татар телендә финанс грамоталылыгы буенча курслар үткәрделәр.

Татар телендә белем бирү курсын гамәлгә ашыру мөһим һәм әһәмиятле вакыйга булып тора һәм республика тарихында истәлекле датага – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган мәгълүмат чараларының дәвамы булып тора.

Икътисад фәннәре кандидаты, финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы доценты Шавалеева Ч.М. тыңлаучыларның кызыксындырган сорауларына  җавап бирде.

Һәр тыңлаучыга «Финанслар белән дуслык» дип аталган  уку әсбабы белән пакет өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International