Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Яшел Үзән муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча территориаль ведомостьара комиссия утырышы узды.
Пенсия фондының рәсми сайтында булган гарантияләр, ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары, күчермәләр, белешмәләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Учреждение хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде.