Чаллы шәһәренең “Асылташ” социаль приюты белгечләре “Шәфкать” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә чара үткәрде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

            2020 нче елның 17 нче февралендә Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова һәм һәм психолог Ләйсән Насыровалар Яр Чаллы шәһәренең “Асылташ” социаль приютында  Кузнецовлар гаиләсе белән “Гаилә һәм бала” дигән чара уздырды.

Чара гаилә алдында җаваплылык хисе тәрбияләүгә, гаиләдә дөрес мөнәсәбәтләр булдыруга, «гаилә тәрбиясе» һәм «гаилә кыйммәтләре» төшенчәләрен формалаштыруга, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен, уңай микроклиматны саклауга юнәлдерелгән иде.

Чараның төп бурычлары: гаиләдә гореф-гадәтләрнең һәм кыйммәтләрнең мөһим ролен күрсәтү; ата-аналар белән гаиләдә баланы мактау һәм җәзалау системасы турында фикер алышу.

Чара барышында белгеч Фархутдинова А.З. «Бәхетле гаилә йорты» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде һәм ата-аналарга үз балаларына якынрак булырга ярдәм итүче берничә киңәш бирде. Балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә коррекция ясау максатыннан психолог Насырова Л.К. "Шофер-пассажир", "7 теләк", "Көзге", "Куллар", "Йодрык", "Ябык күз белән таны", "Бергә рәсем ясыйбыз" күнегүләре, шулай ук эмоциональ үсеш өчен "Гномс гаиләсе"  уены үткәрде.

           Уен – тренингларда “Шәфкатъ” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы Кузнецовлар гаиләсе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International