«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» акция кысаларында – 18 февраль көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге вәкилләре, ФАП фельдшеры, социаль педагог, Карашай Саклау мәктәбе укучылары, Сарман үзәк китапханәсе һәм «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе активистлары Карашай Саклау авылында яшәүче, узган ел 100 яшен тутырган Мәйсәпа Шайдуллина янында булдылар. Мәйсәпа апаның сугыш турындагы хикәятләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашуда катнашучылар Мәйсәпа апа белән матур әңгәмә кордылар, аның тормыш-көнкүреше, шөгыльләре, вакытны ничек үткәрүе турында да кызыксындылар, волонтерлар аңа хуҗалык буенча ярдәм иттеләр. Акциядә катнашучылар ветеранга ныклы сәламәтлек теләделәр һәм рәхмәт белдерделәр.