«Сугыш хатын – кыз йөзле түгел» проекты кысаларында уздырылган чара

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

18нче февраль  көнне Карашай Саклау гомум  белем бирү мәктәбендә «Сугыш  хатын – кыз йөзле түгел»  проекты кысаларында зур тәрбияви  чара уздырылды. Аның максаты: яшь буынны тыл ветераннарының,  сугыш чоры балаларының  гыйбрәтле  үткәне белән таныштыру; сугыш чорында хезмәт куючыларның батырлыкларына  укучыларның  игътибарларын  җәлеп итү; балаларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Авылның  иң өлкән кешеләре Әдибә апа һәм социаль хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы Мәрьям апалар  укучыларга һәм чарада катнашучыларга   сугыш чоры, сугыштан соңгы җимереклек,  ачлык - ялангачлык, бөек җиңүнең  нинди авырлыклар  бәрәбәренә яуланганлыгы  турында  сөйләделәр.

Чарада Сарман район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча   урынбасары Индира Рәис кызы Сахипова, «Шәфкатъ»  халыкка социаль  хезмәт  күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Ильяс кызы Хуҗина, Карашай-Саклау авылы җирлеге башлыгы,  «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең райондагы җитәкчесе Вероника Вячеслав кызы Хөсниева, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International