Балтач муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышланган чаралар башланды.
19 февраль көнне тантаналы шартларда «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен һәм буләкләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә өйләренә барып тапшырдылар.
Без, булган егетләр!
Мөгаен, ата-аналарны һәм балаларны уртак чаралар һәм күңел ачулар үткәрү бик нык якынайтадыр. Бүген, 2020 елның 19нчы февралендә, Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Без, булган егетләр!» исемле тантаналы чара узды.
Клоун Горошокның барлык күңелле һәм дәртле биремнәрен үтәп, балалар эстафеталарда яңа сынаулар өчен командаларга бүлештеләр. Аларда кызлар һәм малайлар җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, коллективта эшли белүне дә күрсәттеләр. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган хәлләргә игътибар итмәделәр. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Чара барышында без балаларның һәм ата-аналарның күпме уңай хис-тойгыларын, һәм аларның барысы да килеп чыгуга шатлануларын күрдек. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова 7 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” курсы кысаларында 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында “Үз-үзең белән танышу” дип аталган дәрес үткәрелде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районында 2020 елның 18 февралендә «Много деток –хорошо!» («Күп бала ул - бик мөһим!») дип исемләнгән, өч ул тәрбияләүче күп балалы аталар өчен чара узды. Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру уңаеннан үткәрелде.
2020 нче елның 19 нчы февралендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча социаль хезмәт алучылар белән «Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үткәрде һәм “Бер кыңгырауга хокук" видеоролигын күрсәтте.
“Шатлык” приютында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Бала хокуклары әлифбасы» дигән хокукый программа буенча , «Синең хокукларың һәм бурычларың» дигән интеграцияләнгән дәрес узды. Чараның максаты-тәрбияләнүчеләрнең, балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турында күзаллауларын формалаштыру, уен эшчәнлеге аша «Кеше хокуклары декларациясе», «Бала хокуклары Конвенциясе» турындагы белемнәрен күрсәтмә материал аша ныгыту һәм активлаштыру. Дәрес барышында балалар баланың нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын белделәр, илнең төп законы белән таныштылар. Анаграммалар, табышмаклар һәм хокукый характердагы ребуслар чиштеләр.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләр " Мин бала, минем хокукым бар» дигән стенгазета әзерләделәр һәм яңа белемнәргә йомгак ясадылар.
Нурлат районының Сәләнгеш авылында яшәүче балалар белән «Бергә укыйбыз» программасы кысаларында социаль педагог Красавина Татьяна тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау буенча иҗади дәрес оештырылды.
Икенче ел инде шәһәребездә Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулуга багышланган хәрби вакыйгалар реконструкцияләнә. Асылташ " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бу чарада салкын февральдә булдылар.
Безнең армия
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Черемуха бистәсе мәдәният йорты белән берлектә “Безнең армия” дигән викторина үткәрделәр.