“Үз-үзең белән танышу”. Түбән Кама «Веста» үзәге

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” курсы кысаларында 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында “Үз-үзең белән танышу” дип аталган дәрес үткәрелде. Максаты: яшүсмерләрнең төркемдә үз-үзләрен тотышын өйрәнү.

Дәрестә «САН» сораштыруы да, «3 көзге», «Кеше рәсеме» проект тестлары да кулланылды. Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең барысы да яхшы кәефкә, активлык һәм хиснең уртача дәрәҗәсенә ия булуы ачыкланды, күпчелек катнашучылар  (85%) үзләре турында әйләнә-тирәдәгеләргә караганда яхшырак уйлый, дип саный; калган 15% ы үз тирәсендәге кешеләр уйлаган кебек фикерли, 75% ы үзләрен аралашучан һәм күңелле кешеләр дип саный, тик иптәшләре белән артык якын мөнәсәбәтләр тудырырга теләмиләр, низаглы хәл булган очракта, тикшеренүдә катнашучыларның 60% ы компромисска беренче булып барырга әзер түгел, дип белдерделәр.

Алга таба дәресләр әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда киртәләрне җиңү ысулларына өйрәтүгә һәм кешеләргә карата миһербанлылык һәм түземлек турында күзаллауны торгызуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International