Без, булган егетләр!
Мөгаен, ата-аналарны һәм балаларны уртак чаралар һәм күңел ачулар үткәрү бик нык якынайтадыр. Бүген, 2020 елның 19нчы февралендә, Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Без, булган егетләр!» исемле тантаналы чара узды.
Клоун Горошокның барлык күңелле һәм дәртле биремнәрен үтәп, балалар эстафеталарда яңа сынаулар өчен командаларга бүлештеләр. Аларда кызлар һәм малайлар җитезлек һәм чыдамлык кына түгел, коллективта эшли белүне дә күрсәттеләр. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган хәлләргә игътибар итмәделәр. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Чара барышында без балаларның һәм ата-аналарның күпме уңай хис-тойгыларын, һәм аларның барысы да килеп чыгуга шатлануларын күрдек. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды