Балтач муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына багышланган чаралар башланды.
19 февраль көнне тантаналы шартларда «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен һәм буләкләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә өйләренә барып тапшырдылар.
Әлеге тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, хәрби комиссариат вәкиле, ветераннар советы рәисе, мәктәп директорлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, соңгы эш урыныннан җитәкчеләр һәм яшь армиячеләр катнаштылар.