Әти өчен бүләк

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Нурлат районының Сәләнгеш авылында яшәүче балалар белән «Бергә укыйбыз» программасы кысаларында социаль педагог Красавина Татьяна тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә открытка ясау буенча иҗади дәрес оештырылды.

Дәреснең максаты-балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру.

Дәрес бәйрәм-Ватанны саклаучылар көне турында әңгәмә белән башланып китте.  Балалар бәйрәм турында үз белемнәре белән уртаклаштылар. Педагог Ватанның башка дәүләтләрдән аеручы чикләр булган Ватан булуына нәтиҗә ясады.  Ватанны саклаучыларның кем икәнен ачыкладылар, ир-атлар Ватанны саклаучылар була дигән нәтиҗәгә килделәр. Ватанны яклау аларның изге бурычы, чөнки алар көчле, кыю. Һәр гаиләдә шундый ир – атлар бар-әти, бабай, абый, абыйсы..

Бәйрәмгә нәрсә бүләк итәргә соң? Иң яхшы бүләкләрнең берсе үз куллары белән ясалган открытка булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр. Социаль педагог җитәкчелегендә һәм әниләр ярдәмендә балалар «аппликация»техникасында открыткалар әзерләүгә керештеләр. Төсле кәгазь, картон, клей ярдәмендә буләккә матур открыткалар ясалды

Балалар үзләренең тырышлыкларын, иң җылы хисләрен һәм иң ихлас теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International