«Сәламәтлек утравы». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ирина Кожевникова 7 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: игътибар концентрациясен үстерү, хәрәкәт потенциалын активлаштыру, эмоциональ фонны яхшырту, эшчәнлеккә мотивация формалаштыру.

Дәрес “Урынга кайт” дигән хәрәкәтле уен белән башланып китте. Уенның һәр катнашучысына чират буенча бирем бирелде: берничә адым алга, аннары, мәсәлән, сулга борылырга, янә адымнар ясарга. Шулай итеп, бала корпусны өч тапкыр борып җибәрде. Алып баручы биремне бала хәрәкәт итә башлаган урында калсын өчен исәпләгән иде.  Шул ук урында калган бала уенда җиңүче булып чыкты. Аннары уен катлаулана, һәм балалар күз алдында борылыш һәм адымнар ясадылар.  Барлык катнашучылар да үенны башлаган урыныннарына әйләнеп кайтмадылар.

Киләсе бирем «Тупны тот” дип аталды. Бу дәрестә тупны төрле ысуллар белән: әйләнеш буенча һәм парлап тапшырдылар. Бу аз хәрәкәтчән уен хәрәкәтләрне координацияләүгә һәм буыннарның хәрәкәтчәнлегенә яхшы тәэсир итә, объектларны күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә мотор күнекмәләрен формалаштыра.

Дәрес ахырында ике тупны кругка алып карадылар. Әлеге күнегү бик файдалы гына түгел, күңелле дә килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International