«Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үтте

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 нче елның 19 нчы февралендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча социаль хезмәт алучылар белән «Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үткәрде һәм “Бер кыңгырауга хокук" видеоролигын күрсәтте.

Тренинг эчке көчләрне торгызуга юнәлдерелгән идее һәм ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү иде.

              Дәреснең төп бурычлары - эчке көчләрнең нәрсә икәнен аңлату.

              Тренинг барышында эчке көчләрне торгызуның төп ысуллары өйрәтелде: «Минем казанышларым», «Уч төбе», «Кем икәнен бел?» күнегүләре үткәрелде.

Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты. Тренинг ахырында психолог тормыш көчләрен торгызуның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International