“Шатлык” приютында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Бала хокуклары әлифбасы» дигән хокукый программа буенча , «Синең хокукларың һәм бурычларың» дигән интеграцияләнгән дәрес узды. Чараның максаты-тәрбияләнүчеләрнең, балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турында күзаллауларын формалаштыру, уен эшчәнлеге аша «Кеше хокуклары декларациясе», «Бала хокуклары Конвенциясе» турындагы белемнәрен күрсәтмә материал аша ныгыту һәм активлаштыру. Дәрес барышында балалар баланың нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын белделәр, илнең төп законы белән таныштылар. Анаграммалар, табышмаклар һәм хокукый характердагы ребуслар чиштеләр.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләр " Мин бала, минем хокукым бар» дигән стенгазета әзерләделәр һәм яңа белемнәргә йомгак ясадылар.