2020 нче елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар корыла. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды.
2020 нче елның 20 нче февралендә 9 нчы санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Туган илем – Татарстан» дигән чара үткәрде. Максат: туган як турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм, үз илең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада 21 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара башында балалар «ТАССР тарихы» документаль фильмын карадылар, аннары фильм турында фикер алыштылар. Балалар республиканың истәлекле урыннары, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф – гадәтләре һәм бәйрәмнәре, дәүләт символлары белән таныштылар, башкаласы-Казан шәһәре турында сөйләштеләр. Чара Түбән Кама шәһәренең истәлекле урыннары турында сөйләү белән тәмамланды.
Барлык балалар да актив катнаштылар һәм белгечкә кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.