« Акыллы әйберләр шкатулкасы» исемле дәрес, Алексеевск районы, « Кайгырту » приюты.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020елның 24 нче февраленда  «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е. Г. 10 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, « Акыллы әйберләр шкатулкасы" дигән дәрес үткәрде.

Максат: балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында төшенчә формалаштыру. Сәламәтлек өчен файдалы һәм зарарлы продуктлар, витаминнар һәм аларның кешеләр тормышында роле турында белемнәрне ачыклау һәм беркетү. Балаларның үз сәламәтлекләрен мөстәкыйль күзәтү, үз-үзеңне сәламәтләндерүнең гади алымнарын куллану сәләтен ныгыту.

Дәрес вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар акыллы әйберләр шкатулкасын карадылар, ул балаларга гигиена предметлары, файдалы һәм зарарлы туклану продуктлары, гимнастиканың файдасы турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Балалар зур кызыксыну белән кроссворд чиштеләр, күзләр өчен гимнастика ясадылар, дусларча уеннар уйнадылар. Тик балаларга витаминнары күп  булган җиләк-җимеш кисәкләреннән җиләк-җимеш шашлыгы пешерү аеруча ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International