1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында безнең халык чын батырлык күрсәтте. Күп кенә сугышчылар фронттан исән кайта алмадылар. Без рус солдатларының батырлыгы алдында баш иябез. Күпме генә еллар узса да, кешеләр яңадан безнең җиңүгә әйләнеп кайтачаклар.
2020 нче елның 20 нче феврале көнне Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында 3 нче санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала арасында «Сугыш юллары» дигән кинолекторий үткәрде. Максаты: балаларда Ватанга мәхәббәт, үз халкы өчен горурлык, аның батырлыкларына һәм тарихына хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч балаларга 1941 нче елның 22 нче июнендә Бөек Ватан сугышы башлануы турында сөйләде. Ул вакытта безнең бөтен халык немец-фашист илбасарларына каршы көрәшкә күтәрелә: хәрби комиссариатларга чиратлар тезелә, кайчагында яшүсмерләр мәктәп эскәмиясеннән үк фронтка китәләр. Иреклеләр агымы сугыш азагяна чаклы бетмәде. Аннан соң балаларга совет солдатларының Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлларында үткән батырлыгы, 1418 көн дәвам иткән курку, коточкыч, кан һәм күз яшьләре турында документаль фильм күрсәтелде. Кинолекториядә балалар Җиңүнең нинди куркыныч хәлләр бәрабәренә ирешүенә тагын бер кат инандылар.
Белгеч дәресне: “Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула! Җиңү көне-ул искиткеч, якты дөнья бәйрәме. Әйдәгез, безнең гаҗәеп планетабызны яңа бәла-казадан саклап калырга тырышыйк. Сугышның кара болытлары беркайчан да Ватан өстендә булган кояшны капламасын. Һәрвакыт тынычлык булсын!” сүзләре белән дәвам итте.