Мамадыш районының «Надежда» социаль приютында «Россиягә хезмәт итәм» дигән бәйрәм чарасы узды

2020 елның 21 феврале, җомга

Бәйрәмнең максаты-балаларда патриотизм хисе тәрбияләу, Россия армиясенә карата хөрмәт хисен үстерү. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны, Мамадыш районының Әтиләр Советы, «Гвардия» десантчылар җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде. Тәрбияләнучеләр кунаклар өчен концерт программасын тәкъдим курсәттеләр, өлкәннәр белән бергә кызыклы конкурсларда катнаштылар, төрле каршылыкларны җиңеп чыктылар. Чара ахырында балалар кунакларга «Яшь мастер» түгәрәгендә үз куллары белән ясалган сувенирларны бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International