Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ягез әле, малайлар!» Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара, балаларда үз ватанына мәхәббәт тәрбияләү, аны лаеклы яклаучы булырга омтылу максаты белән үткәрелде. Әлеге чарада малайлар командалары катнашты, алар кызыклы, мавыктыргыч, һәм юмористик конкурсларда катнаштылар. Конкурс сынауларында малайларга кайсыларының иң эрудицияле, тапкыр булуын күрсәтергә кирәк иде. Барлык балалар да үзләрен яхшы яктан, чын ир-егетләр итеп күрсәттеләр.
