“Ватанны саклаучылар көне”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2020 елның 21 феврале, җомга

 

Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова Дан һәм хәтер елына багышланган “Ватанны саклаучылар көне” дип аталган чара үткәрде.  

Дәрес белгечнең 23 февраль бәйрәме турында сөйләвеннән башланды. Балалар белән бергә хәзерге армиядә нинди гаскәрләр барлыгын, илебезнең нинди кораллары барлыгын, туганнарының кайсысы армиядә һәм нинди гаскәрләрдә хезмәт итүен искә төшерделәр. Шуннан соң катнашучылар арасында солдатлар, сугыш, корал турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы үткәрелде. Уеннан соң, белгеч биремне укыды, ә балалар мимика белән гамәлләр сурәтләде, табышмакларга җавап бирделәр. 

Соңыннан балаларга ир – атлар һәм туганнары өчен Ватанны саклаучылар көненә открыткалар ясарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International