Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” " Татар читекләре" иҗади мастер-класс

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган    чаралар кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр музыка мәктәбендә булдылар.

    Тернәкләнүчеләр өчен " Татар читекләре" дип исемләнгән иҗади мастер - класс оештырылды. Балалар    милли орнамент ысулларын кулланып аяк киемен ничек матур итеп бизәргә мөмкин икәнен карапдылар. Эш барышында  Һәр баланың үзенчәлекле, кызыклы орнаменты барлыкка килде.

      Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга иҗат итәргә  мөмкинлек тудыра һәм күзаллауларын арттыра, аларда сәнгатькә  җылы караш тәрбияли, игътибарлылыкларын үстерә һәм балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыра.                                                                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International