«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп «Самолет» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: кәгазь эшләнмәләреннән аяк-кулларның хәрәкәтен арттыру һәм вак моториканы яхшырту максаты белән «самолет» уенчыгын ясау. Иҗади сәләтләрне стимуллаштыру.
Эш барышында хезмәт буенча инструктор кәгазьдән «самолет» ясау ысулларын аңлатты һәм ясап та күрсәтте. Белгеч шөгыльнең мавыктыргыч булуы, кешене тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, кәефне күтәрә алуы, иҗади сәләтне, игътибарны, хәтерне үстерүе турында сөйләде. Кайберәүләр төсне сайлау, кәгазьне тигез итеп бөкләү, иҗат һәм мөстәкыйльлек күрсәтүдә кыенлыклар сизделәр, ләкин алар белгеч ярдәме белән бу эшне башкарып чыктылар.
Социаль хезмәт алучылар чарада бик теләп катнаштылар, үзләренең балачак елларын, уеннарын искә төшерделәр, игътибар һәм активлык күрсәттеләр һәм үз куллары белән ясалган эшләнмәләрдән канәгать калдылар.
Чарада 6 кеше катнашты.