«Хыял» приютында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрү

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрделәр. Уен башланыр алдыннан катнашучылар ике тигез командага бүленде. Һәр командага исем һәм тиешле эмблема бирелде. Уен саф һавада үткәрелде һәм хәрби-спорт эстафетасы формасында төзелде. Балалар барлык биремнәрне дә зур кызыксыну белән башкардылар, вакытны бик теләп үткәрделәр. «Аҗаган» кебек чара балалар коллективын берләштерүгә, физик сыйфатларны үстерүгә, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International