Масленица – борынгы славян бәйрәме, ул атна буе дәвам итә. Бу вакыт эчендә безнең ата-бабаларыбыз кыш белән саубуллашканнар һәм язны каршы алырга әзерләнгәннәр. Славян халкы кышны озатканда шау – гөр килгәннәр. Атна буе җырлар, такмаклар яңгыраган. Яңа Чишмә интернат-йортында ә яшәүче әбиләр һәм бабайлар да бу рус традицияләрен хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр. Бу бәйрәмнең төп сыйы - коймак. Интернат-йорт белгечләре «Аш-су мәктәбе”ндә бу бәйрәмгә карата чара үткәрделәр. Чараның максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны кышны озату, Масленицаны бәйрәм итүнең халык традицияләре белән таныштыру, рус халык бәйрәмнәре тарихына кызыксыну уяту, туган илгә, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү. Коймакларны барлык катнашучылар да чиратлап кыздырды. Аннан бергәләшеп чәй эчтеләр, такмаклар, җырлар җырладылар. Коймаклар ит белән дә, эремчек белән дә бик матур һәм тәмле килеп чыкты!