ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Җәлил картлар йортында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган шигъри сәгать узды.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Февраль аенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үттеләр. Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен үлчәүче шагыйрьләр күп. Әмма фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән исемен мәңгеләштергән герой Муса Җәлил кебек шагыйрьләр бер кулның бармакларын санарлык. Психолог Нәҗметдинова Г.М. шагыйрьнең тууына 114 ел тулуга багышланган шигъри сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә шагыйрьнең катлаулы биографиясе һәм аның әдәби иҗаты белән таныштырды, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе турында сөйләде. Өлкәннәр М.Җәлил шигырьләрен аеруча зур кызыксыну белән укыдылар. Шулай ук «Муса Җәлил-халкым улы» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда замандашларының М.Җәлил һәм аның тылда сугышкан иптәшләре, аларның фаҗигале үлеме турында шигырьләр җыентыклары урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International