Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова 3 волонтер белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында «Чиста ишегалды» акциясе үткәрде. Акциянең максаты: ветераннарга лаеклы тормыш тәэмин итүче шартлар тудыру, алар турында кайгыртучанлык, игътибар күрсәтү, алар үсеп килүче буын хәтерендә икәнлекләрен ассызыклау.
Волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән затларга социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтәләр: фатирларны һәм йортларны җыештыралар, тәрәзәләр юалар, кирәк булганда йорт хуҗалыгында башка ярдәм дә күрсәтәләр. Бу юлы балалар ишегалды, йорт яны территориясен һәм тыл хезмәтчәне Матрена Ивановна Павлова өе янына килүче юлны кардан чистарттылар. Шулай ук чишмәдән су запасы алып килделәр, чөнки Кләтле авылында су үткәргече юк. Матрена Ивановна мондый вакытлы ярдәмгә бик шат булды,чөнки кар көрәү аның өчен бик авыр эш. Ә чишмәгә барып, өйгә су кертү аеруча кыенлык тудыра.
Волонтерлар Матрена Ивановна белән аралашудан канәгать калдылар, саф һавада эшләүдән күңелләре күтәрелде, ә иң мөһиме-аларның ярдәме өлкәннәр өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар.