Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура дәвалау буенча инструкторлар Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Зиянгирова “Күңелле эстафета” дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты: физик-культураны популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру.
Чара башланыр алдыннан оештыручылар катнашучыларны эстафета кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Спорт җиһазлары белән төрле эстафеталар үткәрелде, анда катнашучылар үзләренең максатчанлыгын, чыдамлылыгын һәм зирәклеген күрсәттеләр. Ярыш ахырында катнашучылар «Музыкаль урындыклар» дигән бию уенына актив кушылдылар.
Чара катнашучыларга ярыш рухын күтәрергә, командада эшли белергә һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Социаль хезмәт алучылар уңай хис-кичерешләр, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада 15 кеше катнашты.