Зәйдә "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе" мәктәбе укытучылары өчен семинар узды

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле технологияләр эшли.

Шуларның берсе-өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын  өй шартларында тәрбияләү күнекмәләренә һәм реабилитация алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе. Технология теоретик нигезләрне өйрәнү һәм авыручыларны карау күнекмәләрен гамәли үзләштерү, сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрне күзәтү һәм контрольдә тоту алымнарына өйрәтү, реабилитацияләүнең техник чараларын куллану, психологик аспектларны өйрәнү, социаль ярдәм төрләре турында мәгълүмат бирү буенча лекция һәм гамәли дәресләр курсы рәвешендә тормышка ашырыла.

 27 февраль көнне Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында республиканых 7 социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре вәкилләре өчен укыту вебинары узды. Дәресләрне махсус белемле укытучылар алып барды.  Укулар теоретик һәм практик өлешләрдән торды.

 Вебинар "Картлык-шатлык" өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү Хәйрия фонды белгечләре тарафыннан үткәрелде.

Укулар алга таба да дәвам итәчәк һәм атнага 2 тапкыр узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International