2020 нче елның 25 февралендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре « Балигъ булмаган балалар һәм гаиләдәге конфликтларны хәл итү чарасы буларак медиация нигезендә килешү хезмәте»дигән республика семинар – практикумы нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрделәр. Әлеге киңәшмәдә белгечләр «Гаилә советы» технологиясен өйрәнделәр, аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Технологияне социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаилә үрнәгендә тикшерделәр. Алып баручы, мөмкин булган катнашучыларны билгеләделәр, хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне ачыкладылар һәм башлангыч очрашу планын эшләделәр.