Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер сыйныфында социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында март аенда Россиянең хәрби данлыклы көннәренә багышланган мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: патриотик рухны үстерү, Россиянең хәрби данлыклы көннәрен популярлаштыру һәм Paint график мөхәррире программасында иҗади күнекмәләрне ныгыту.
Чара барышында катнашучылар Россиянең март аенда хәрби тарихының истәлекле даталары белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар видеороликлар мисалында Paint программасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсемнәр ясадылар.
Чара турында фикер алышканда, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар авыр сынаулар, яралы язмышлар, тормышка ашмаган хыяллар һәм өметләр турында искә төшерделәр.
Чара ахырында совет халкының кыюлыгы, батырлыгы, үз Ватанына мәхәббәте, рухи көче аркасында безнең ил бу сугышта җиңүебезгә китерде” – дигән нәтиҗә ясалды.
Чарада 5 кеше катнашты.