ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Якшәмбе көнне Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында безнең Чаллы шәһәре «Асылташ» социаль приюты тәрбияләнүчеләр "Ваемсыз балачак" күңел ачу программасында булдылар.

Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында Чаллы шәһәре «Асылташ» социаль приютында күңелле, шау-шулы һәм шаян " Киң Масленица" бәйрәме узды. «Асылташ» приютында ел саен кышны озату, яз матурны каршы алу күркәм традициягә әйләнде.

                Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча, учреждениенең террорчылыктан саклану буенча җаваплы Шилова О.А. «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр өчен дәресләр үткәрде. Тыңлаучылар гадәттән тыш хәлләр туганда саклану ысуллары, террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук аларны булдырмау чаралары белән таныштылар. Дәрес ахырында барлык катнашучыларга Гражданнар оборонасы һәм террорга каршы брошюралар тапшырылды.

"Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу" социаль тармакның өстенлекле максатларыннан берсе булып тора.

Хөрмәтле яңачишмәлеләр!

2020 елның 3 мартында, суд приставлары, социаль яклау, "Кайгырту" үзәге белгечләре катнашында, алиментлар түләттерү сораулары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. 

Безнең тәрбияләнүчеләр 1 март көнне Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Масленица-рус халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Аның килүе-яз, кояшлы көннәр, җылылык һәм шатлык килүе.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

 

2 март көнне Менделеевск муниципальный районында «Камские зори» социал приютында 8 Мартта әниләр өчен бүләк әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде.

Бүген 2020 елның 28 февралендә  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. уен бүлмәсендә “Өйгә визит ясау хезмәте” технологиясе кысаларында шәхси дәрес үткәрде.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Харисова Кәмәрия  «Ярдәм итүче һөнәр белгечләренең һөнәри януын кисәтү» программасы буенча уен формасында тренинг үткәрде. Күп функцияле уен тупланган киеренкелекне, агрессияне бетерергә, тискәре эмоцияләрне җиңәргә өйрәтә, катнашучыларның коллектив кәефен үзгәртергә, эмоциональ талчыгуны бетерергә ярдәм итә.

85 яшьлек юбилейны билгеләп үтә алуы   белән  һәркем дә мактана алмый. Мондый яшькә җитү үзе бер батырлык. Бигрәк тә сәламәт булып үз аякларыңда йөреп торсаң.

   27 февраль  көнне Сарман районының Чукмарлы авыл җирлегендә яшәүче социаль  хезмәтләр җыелмаларыннан файдаланучы Мәрьям апа Исмагилова  нәкъ   менә шундый юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга туганнары, якыннары килгән иде. Үзенең бай  тормыш тәҗрибәсе күпләргә  үрнәк булуы һәм аны яшьләр белән һәрвакыт уртаклашырга әзер булуы өчен эчкерсез рәхмәтләрен белдерделәр. Исәнлектә тагын матур юбилейларын каршы алуын теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International